Loading ...
Sorry, an error occurred while loading the content.

Re: [tatar-l] for tatar children! ))) tebrik item!!! ))) + tatar balarina tebrik. qish babaydan!!! [1 Attachment]

Expand Messages
  • Ruşaniya Altay
    Эй, Кыш бабай! Син Истанбулдагы татар нэнилэре янына да килеп чыга алмассынмы? РФ
    Message 1 of 2 , Jan 1, 2011
    • 0 Attachment
      Эй, Кыш бабай!
      Син Истанбулдагы татар нэнилэре янына да килеп чыга алмассынмы?
      РФ ватандышы булган кечкенэ татар балалары усэ монда.
      Эле күптэн тугел генэ РФнын Истанбулдагы генконсуллыгында да Яна ел бэйрэме уткэрелде. Ватандашлар да чакырулы дисэлэр дэ, Истанбулда яшэуче татарларны (РФ ватандашы булуларына карамастан) дэшмэгэннэр.  Яна ел утреннигына да татар балалары чакырылып тормый. Күрэсен, алар татарларны "ватандаш" итеп күрмиләр. Нигә татарларга игътибар бирсеннэр инде, урысча эйтсэк, когда Татарстаннын Торкиядэге уз вэкиле дэ татар балаларын кайгыртмый.  Эйе, жәмәгать, чит иллэрдэ усеп килуче кечкенэлэребез УГИ безнен уз житэкчелэребезгэ дэ. Аларга елда бер булса да, игътибар итүче, хэл-эхвэлләрен сораучы юк. Ә бит араларында бик талантлы, сэлэтле балалар бар, торле белем олимпиадаларында  җинуче, сэнгать, ижат бэйгелэрендэ беренче урынны алучыларны безнен вэкил танырга да телэми. Кая инде ул вэкиллек бинасында нэни ватандашлары очен Чыршы бэйрэме ясау! Урыслар әйтмешли, зачем мелочиться?! Оештыра калса да, аралап кына, Гуттэн дигән апасы белән Оттело хэм Шэвкето абыйлары рохсэт биргэннэрен генә чакырыр. Калганнары читтэ калыр.
      Хэер, татар балалары очен тәрбияви эһэмиткэ ия булган Габдулла Тукайны искэ алу чарасына да кертелми  мондагы татар балалары, Кыш бабакай. Монын тэжрибэсен узып баручы елнын апрель аенда Анкарада, тышкы эшлэр министрлыгында оештырылган кичэдэ курдек.  Анда бер генә татар баласы да чыгып, сэхнэдэ шагыйребез ижатыннан урнэклэр сойли алмады. Бирелмэде андый мөмкинлек. Хэтта ишеккә килуче була-нитә калса, аларны бусагадан да уздырмаячакларын бәян иттелэр.  Янэсе, тышкы эшләр министрлыгы ярминкэ оештырмый, бала-чаганын ни эше бар анда. Татарстан вэкилебез исэ уз ватандашларын яклаудан гажиз, Кыш бабай, мондый адымга барырга кыюлыгын жыеп бетерә алмады кебек. Син булсан, Кыш бабай, балаларны обижать итэргэ ирек бирмэс иден. Элеге жыенда топ доклад белэн чыккан танылган галимебез Надир ага да мэсьэлэгә чишелеш кертергә алынмады. Син уйлый курмэ, Кыш бабай, Торкия татар балалары татарча бер шигырь дә белми икэн, диеп. Юк,  белэлэр, алар очен курслар, мэктэплэр эшлэмэсэ дә, вэкиллек аларнын татарча белулэрен кайгыртмаса да, Тукайны да, Такташны да, Роберт Миннуллины да, Разил Вэлиевны да һәм башка шагыйрь-эдиплэребезне укыйлар, шигырьләрен ятлыйлар, хэтта торекчэгэ дә тэржемэ итэлэр. (Элбәттэ, андыйларнын саны куп тугел, эмма арттырырга момкин.)  Татар дэулэтен тэмсил итуче житэкчелэр  ул балаларны  ни чаклы татарлыктан суытырга, аларны купме читкэ этэрергэ, курмэмешкэ тырышса да, елганын агышын ургэ борып булаламаган кебек,   миллилекне яшэтудэн туктата алмый.
      Кызым, Татарстан-Яна гасыр телевидениесен карап утырганда: "Энием, нигэ Татарстан дэулэте мондагы татар балаларына Чыршы бэйрэме ясамый? Без бит Татарстан ватандашы! " дип сорагач, Кыш бабай,  ничек жавап бирергэ белми тордым. Татарстан дэуләтенен андый момкинлеге юк, дияргэме? Лэкин акыллы кызым ана ышанмас шул, белэ бит ул Татарстаннын Торкиядә вэкиллеге булганлыгын, аның зур залы барлыгын, Татарстаннын Торкиягә елына миллион тонна нефть, нефтехимия продуциясе сатканын. Татарстан дэуләтенен матди момкинчелегенең кысан булуын берничек тә телгә китерә алмыйм шул, белэ бит ул  ВМБ, ХОНДА, МЕРСЕДЕС машиналы кабарык корсакларны  ифтарда ашатырга,  дус-ишлэренен китапларын нэшер итэргэ, дус-ишлэрне аэропорттан каршылап, Торкиядә кунак итәргә, затлы рестораннарга алып барырга, якыннарынын Торкиядә укучы балалары проблемаларын хэл итэргэ, югалган паспортларын минут эчендэ ясатып бирергэ һ.б өчен акча табылганын...
      Эй, Кыш бабай, кил эле син монда, хет син бер соендер татар сабыйларын, Ватандашларга ярдэм кануны кысаларында хет берэр татарча элифба таратсан да тубэлэре куккэ тияр балаларнын, хет бер шигырь сойлэтеп каратсан да, милли горурлыклары артыр, ичмаса. Ватаннарынын кайгыртуларын хис итеп усэрэр, Кыш бабай, кил эле син монда.

      2010/12/31 Gamil Nur <gamilnur@...>
      <*>[Attachment(s) from Gamil Nur included below]

      Yanga yil! Яна ел! Новый год! Yeni yil! happy new year!!!
      http://www.youtube.com/watch?v=vF-EF3ij0BE

      --
      Журналист, шоумен. Новости, статьи o татар, мусульман, тюрков и обо всех
      хороших людях и для них. News about Tatars, Muslims, Turks and about all
      people of oua World. Showman, journalist.


      <*>Attachment(s) from Gamil Nur:

      <*> 1 of 1 Photo(s) http://groups.yahoo.com/group/tatar-l/attachments/folder/1361110166/item/list
       <*> PB100109.JPG

      ------------------------------------

      To subscribe send a blank message to < tatar-l-subscribe@yahoogroups.com > Yahoo! Groups Links

      <*> To visit your group on the web, go to:
         http://groups.yahoo.com/group/tatar-l/

      <*> Your email settings:
         Individual Email | Traditional

      <*> To change settings online go to:
         http://groups.yahoo.com/group/tatar-l/join
         (Yahoo! ID required)

      <*> To change settings via email:
         tatar-l-digest@yahoogroups.com
         tatar-l-fullfeatured@yahoogroups.com

      <*> To unsubscribe from this group, send an email to:
         tatar-l-unsubscribe@yahoogroups.com

      <*> Your use of Yahoo! Groups is subject to:
         http://docs.yahoo.com/info/terms/


    Your message has been successfully submitted and would be delivered to recipients shortly.