Loading ...
Sorry, an error occurred while loading the content.

Г А Р И З А

Expand Messages
  • iklil Kurban
    РФ прокуратурасының Татарстан буенча                                      Яр Чаллы
    Message 1 of 1 , Jun 1, 2009
    • 0 Attachment
      РФ прокуратурасының Татарстан буенча

                                            Яр Чаллы МРСО СУ СК җитәкчесе                                    

                                            М.Г.Сәетгәрәевка.

                                           Күчермәләре:

                                           Татарстан Республикасы Президенты

                                            М.Ш.Шәймиевка,

                                           Татарстан Республикасы прокуроры

                                            К.Ф.Әмировка,

                                           Татарстан буенча РФ прокуратурсының

                                             СК СУ җитәкчесе В.Г.Киршинга,

                                            Татарстан Республикасында кеше хокуклары

                                            буенча вәкаләтле вәкил Р.Г.Вагыйзовка –

                                            Фәүзия Әүхади кызы Бәйрәмовадан

                                            /РТ, Яр Чаллы  шәһәре, Ш.Усманов урамы, 49-81./ 
       

                               Г А Р И З А 
       

         2009 елның 20 май көнне мин Чаллы аэропортында ялдан кайтып килешли законсыз рәвештә тоткарландым. Чөнки тикшерүче Р.И.Галимуллин кушуы буенча ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән бу гамәл РФ Җинаять-процессуаль кодексының 91 матдәсендә күрсәтелгән бер нигезгә дә туры килми. Шулай ук РФ конституциясенең 27 матдәсендә язылган “Россия Федерациясенә каршылыксыз кайтып керү” хокукым да тупас рәвештә бозылды. Беренчедән, 2008 елның 26 декабрендә ачылган җинаять эшендә мин шаһит буларак кына катнаша идем, икенчедән, мин Төркиягә киткәч тикшерүче Р.Галимуллин минем ирем Җәмил Сафиуллинга һәм адвокатым Ә.К.Батаевка шалтыратып, кайткач хәбәр итеп, кабат сорау алуга кереп чыгарга кирәк булыр, дигән. Шулай булгач, тикшерүче Р.Галимуллин тарафыннан нәрсәгә шундый “Минзәлә театры” оештырырга кирәк иде? Мин өемә кайтып бераз ял иткәч тә прокуратурага үз аягым белән барган булыр идем, мин бит качып йөрмим! Бу гамәле белән тикшерүче Рөстәм Галимуллин анасыннан да олырак яшьтә булган пенсионер Фәүзия апасының дәрәҗәсен төшерергә уйладымы икәнни? Минемчә, үзен генә түбәнәйтте, чын йөзен күрсәтте.

         ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән  шәхси әйберләремне тентүне дә мин законсыз дип табам, чөнки бу УПК РФның 184нче матдәсенә каршы килә. Алар миңа тентү үткәрү өчен бернинди дә карар күрсәтмәделәр, “аны бит таможня хезмәткәрләре үткәрә”, дигән булдылар. Беренчедән, таможня хезмәткәрләре шиклерәк әйбер булса гына кабат карау /досмотр/ үткәрә ала. Икенчедән, чемоданымда булган бөтен китапларымны, фотоларны, документларымны актаручы һәм аерым бүлмәгә алып китеп, компакт-дискларымны компьютрда ачып тикшерүчеләр мине тоткарлаган ФСБ хезмәткәрләре иде.

         Шушы законсыз гамәлләреннән соң ФСБ хезмәткәрләре мине сак астында Чаллы прокуратурасына тикшерүче Р.Галимуллин янына алып килделәр. Р.Галимуллин мине алып килер алдыннан гына минем адвокатым Ә.Батаев белән элемтәгә кергән булып чыкты. Ярый әле аның Чаллыда вакыты туры килде, алай да адвокатымның килгәнен өч сәгатькә якын көтеп утырырга туры килде, чөнки аның судта эше бар иде. Әгәр адвокатым башка ерак шәһәргә чыгып киткән вакыты туры килгән булса, ашыга-кабалана бу “Минзәлә театрын” оештыручы Р.Галимуллин ни эшләгән булыр иде икән? Хәер, законны бер тапкыр бозган кеше аны тагы боза ала бит! Адвокатым килгәч, тикшерүче Р.Галимуллин мине җинаять эшләүдә шикләнелүче, дип игълан итте, ләкин безгә җинаять эше ачылу карарын һәм башка биреләсе документларны бирмәде. Мин сорау алуның татарча алып барылуын сорасам да, бу теләгем канәгатьләндерелмәде, ул көнне хәтта тәрҗемәче дә булмады, мин – бары тик татарча, Галимуллин бары тик русча гына сөйләде, ул – мине, мин – аны аңламадык. Хәер, Р.Галимуллинга мине аңлау кирәк тә түгел иде ахырысы, әле суд булмаган килеш, ул миңа җинаятьче итеп карый башлады һәм моны яшереп тә тормады.

      Шуннан соң мин тагы ике тапкыр /27 май, 29 май/ тикшерү эшләренә чакырылдым. Мин дә, минем адвокатым Ә.К.Батаев та ничәмә тапкыр таләп итүгә карамастан, тикшерүче Р.И.Галимуллин безгә бирелергә тиешле документларның күчермәсен һаман кулыбызга биргәне юк, ул һаман “ладно-ладно” диюдән уза алмый. Мин моны Җинаять-процессуаль кодексының 19 һәм 123 матдәләрендә күрсәтелгән минем шикаять бирү хокукларымны күрәләтә бозу, дип саныйм.

         Шушы уңайдан мин сездән тикшерүче Р.И.Галимуллин тарафыннан миңа каршы җинаять эшен ачу карарын, шаһиттан – шикләнелүче статусына күчерелүем турындагы карарны, “Бегишево” аэропортында үткәрелгән шәхси әйберләремне тентүгә һәм тоткарлауга /мәҗбүри прокуратурага китерүгә, привод/ кагылышлы булган документларны миңа – татар телендә, ә адвокатым Ә.К.Батаевка рус телендә бирүне тәэмин итүегезне һәм шикаять бирү хокукларымны тормышка ашырганчы башка тикшерү эшләрен үткәрми торуны сорыйм.

         27 май көнне мин, УПК РФның 18нче матдәсе нигезендә, үземә каршы башланган суд эшләренең /судопроизводство/ татар телендә алып барылуын да таләп иткән идем. Минем бу таләбем дә үтәлмәде, тәрҗемәче, дип урамнан тотып алып килгән хатын /Г.Н.Шәяхмәтова/ тәрҗемә итәрлек дәрәҗәдә татарча да, русча да белми булып чыкты, нәтиҗәдә, мин аннан баш тарттым һәм эшне үзе татарча яхшы белгән һәм сорау алу беркетмәләрен татарча тутыра алырлык тикшерүчегә бирүләрен таләп иттем. Әмма минем бу таләбем канәгатьләндерелмәде. Шулай ук тикшерүче Р.Галимуллинның кара-каршы очраштырып сорау алу өчен Мәскәүдән китерегән шаһит Әскәр Бикбаев белән очрашу вакытында минем үземне яклап әйткән бик мөһим сүзләремне беркетмәгә кертмәвен дә әйтеп үтәсем килә, бу исә Р.Галимуллинның миңа карата алдан ук начар ниятле булуын күрсәтә. Шулай булгач, ул минем эшемдә тикшерүче булып кала аламы? Татар ата-анасы табып үстергән Рөстәм Галимуллин, миннән алты ай буе сорау алып, бер сүз татарча әйтмәде, татарча сүзләремә мыскыллагандай гел русча җавап бирде. Мин татарча мәхкәмә эшләрен алып бара белмәгән тикшерүче Рөстәм Галимуллиннан баш тарттым, әмма минем бу законлы таләбем дә кире кагылды, Чаллы шәһәрендә генә түгел, бөтен Татарстанда прокуратурада миннән татарча сорау алырлык тикшерүче табылмады! 29 май көнне дүрт сәгатькә сузылган русча мәсхәрәле “сорау алудан” соң минем сәламәтлегем кинәт начарланып китте, миңа “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга мәҗбүр булдылар.

         Татарстан прокуратурасы һәм ФСБ хезмәткәрләренең ел башыннан бирле мине эзәрлекләүләре, өемдә тентү уздырып, компьютерымны һәм архивымның бер өлешен алып чыгып китүләре, мине җинаятьчене тоткан кебек, бөтен халык алдында аэропорттта тотып алулары, тентүләре, аннан ирем белән дә очраштырмыйча, мәҗбүри рәвештә ФСБ машинасына утрытып, Чаллы прокуратурасына китерүләре, анда миннән тәрҗемәчесез сорау алулары, кулыма бернинди документ бирмичә, чыгарып җибәрүләре, 27-29 май көннәрендә дүртәр сәгатькә сузылган мыскыллы сорау алулар, минем бер генә законлы таләбемнең дә үтәлмәве, шушы көнгә хәтле кулымда җинаять эше ачылу һәм сорау алу буенча бер генә документның да булмавы, бирелмәве минем сәламәтлегемә бик начар тәэсир итте – табиблар миндә йөрәк авыруы таптылар, ягъни, стенокардия, “ишемическая болезнь сердца” диагнозын куйдылар. Шуңа карамастан, прокуратура тикшерүчесе Рөстәм Галимуллин мине эзәрлекләвен дәвам итә - мин бу көннәрдә Саба районында яшәүче 86 яшьлек авыру анамны карарга кайтырга тиеш идем, әмма Галимуллин минем адвокатым Батаевка шалтыратып, мин Чаллыдан читкә чыккан очракта, “чикләү чаралары” үзгәртеләчәк, дигән, бу инде судка кадәр сак астына алу, дигән сүз. Кеше хокукларын якларга тиешле органнарның, анда эшләүче кайбер хезмәткәрләрнең шул дәрәҗәдә рәхимсез булуы шаккаттыра! Илне, халыкны талаучыларны тотасы һәм утыртасы урында, алар милләтнең хокукларын яклаган, татар халкы бәйсез һәм бәхетле булсын өчен тырышкан кешеләрне аулыйлар, татар милли хәрәкәтен авызлыкларга тырышалар, аның җитәкчеләрен төрмәләргә тыгып куярга ашыгалар.   

         Мин Милли Мәҗлескә, аның җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмовага каршы башланган бу җинаять эшен халыкара хокук нормаларын тупас рәвештә бозу, дип саныйм һәм үземне яклап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакмын, чөнки Россиядә милләтләргә каршы юк итү сәясәте башланды, монда милләт хокуклары да, кеше хокуклары да аяк астына салып таптала, бу хәл исә Россиянең дә үз башына җитәчәк. Россия хокук саклау органнарында, шул исәптән, Татарстан прокуратурасында да законнарны аяк астына салып таптаган, әхлак нормаларын тупас рәвештә бозган  рәхимсез кешеләрнең эшләве илнең дә, хокук саклау органнарының да бик нык дәрәҗәсен төшерә. Мәсьәләнең бу ягына да игътибар итүегезне сорыйм. 

                                           Фәүзия Бәйрәмова, 

                 Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе. 

                                       2009 ел, 31 май.

                                          

                                          

                      


    Your message has been successfully submitted and would be delivered to recipients shortly.